Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

Татарстан Президенты мөрәҗәгать иткән татарстанлыларга ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Республика башлыгы гражданнарны Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы җәмәгать кабул итү бинасында кабул итте.

Беренче булып Питрәч районының Богородское авылыннан Эльза Хөснетдинова керде. Ул Президенттан “Минем матурым” һәм “Мин – татар” курчакларын күпләп чыгаруда ярдәм сорады. “Мин намаз укучы мөселман һәм татарча сөйләшүче татар курчаклары ясыйм. Президенттан шул проектны хуплавын сорадым, проект аңа ошады, безгә ярдәм итәчәк”, - диде ул.

Казаннан Лилия Сәмигуллина улы – күпсанлы бәйгеләр лауреаты Әкбәргә концерт баяны сатып алуда ярдәм сорады. Диана Гайнетдинова Казандагы 7нче гимназияне тәмамлап, Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбенә укырга кергән. Ул Россия командасы составында VII Европа математика олимпиадасында катнашкан һәм алтын медаль яулаган. Кыз республика башлыгыннан Татарстанда олимпиадаларда җиңүче мәктәп укучыларына матди һәм рухи стимул системасын булдыру мөмкинлеген сорады.

Президент Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтүне йөкләде.

Шулай ук видеоконференция элемтәсе режимында Буа районы укучысы мөрәҗәгате кабул ителде. Ул республика башлыгыннан Лащи разъезды бистәсендә спорт мәйданчыгын төзекләндерүдә ярдәм итүне үтенде. Мөслим районының Күбәк авылыннан күп балалы гаилә микроавтобус белән ярдәм итүне сорады.

Республика башлыгы кураторлык итүче ведомстволарга мөрәҗәгать иткән гражданнарга ярдәм итүне йөкләде.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов