Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнарына ярдәм хакимиятнең игътибар үзәгендә булачак

Быел Татарстанда 11 авыл җирлеге административ бинасы төзелеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла.

Муниципалитетларны үстерү һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм итү киләчәктә дә Татарстан хакимияте игътибар үзәгендә булачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пирамида”да Җирле үзидарә көненә багышлап үткәрелгән тантаналы чарада шулай дип белдерде.

Җирле үзидарәне камилләштерү өчен, республикада иң яхшы муниципаль практиклар хуплануын әйтте. “Әйтик, шушы көннәрдә авыл җирлекләре арасында конкурска йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча, 104 авыл җирлеге грантлар алды. Быелдан аларның күләме 1,5 млн сумга кадәр артты. “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” бәйгесе нәтиҗәләре буенча, грантларның гомуми күләме 50 млн сум”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент муниципаль берәмлекләрнең матди-техник базасын ныгытылуын да искәртте. “2016 елдан капиталь ремонт программасы үтәлә, 158 объект төзекләндерелгән. 2017 елдан авыл җирлекләрендә административ биналар төзибез, 21е төзелгән. Быел 11 бина төзеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла”, - диде. 2010 елдан башлап, еллык бәйгеләр кысаларында, муниципалитетларга 1970 машина бирелгәнен искәртте.

Миңнеханов социаль өлкә, юл, торак-коммуналь инфраструктура объектларын төзү, модернизацияләү буенча республика программалары гамәлгә ашырылуын, РФ Президенты В.Путинның Май Указлары белән илкүләм проектлар расланганын әйтте. “Безнең бурыч – бу проектларның программаларның уңышлы эшләвен тәэмин итү, бүлеп бирелә торган финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану”, - диде.

Президент җирле үзидарә органнары эшенә халык үзенең тормыш шартларыннан чыгып, юллар, ишегаллары төзеклегенә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре сыйфатына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләренә карап бәя биргәнен ассызыклады. Сүз уңаеннан, алдынгы хезмәткәрләр бүген Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

“Алда җаваплы сайлау чоры. Көзен парламентның яңа составы сайлана. Анда ирешелгән нәтиҗәләрне тагы да арттыра алырлык абруйлы, инициативалы кешеләр керүе мөһим. Моңа сәяси тотрыклылык һәм хакимият белән җәмгыять арасында конструктив диалог сакланган шартларда гына ирешү мөмкин”, - диде. Бу мәсьәләдә җирле үзидарә органнарына аерым урын бирелүен әйтте.

Җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады. Рәсми чыгышлардан соң, тантанада катнашучылар өчен концерт программасы күрсәтелде.

2013 елдан башлап, 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Аны гамәлгә кую турында указны Владимир Путин имзалады.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184853/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X