Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Песошин “Бергә – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы ябылды.

Кичә Казанда Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды. ТР Премьер-министры “Бергә – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” этабында конкурс җиңүчеләрен бүләкләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Мин сезнең осталык һәм белемнәрегез киләчәктә кирәк булачак дип ышанам", - диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

“Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чараларда актив катнашу мөмкинлеген алды һәм яшьтәшләренә һәм өлкәннәргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча үрнәк күрсәттеләр”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе Михаил Черников катнашты.

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы Казанда 3 июньдә башланды. Казанга Россиянең 85 төбәгеннән 340 мәктәп укучысы килгән иде. Ул “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узды. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, велосипед йөртү осталыгын күрсәтте. Бәйге Татарстанда өченче тапкыр уза, моңа кадәр 1986 һәм 2006 елларда булган.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187796/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев