Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Монда һәркем файдалы мәгълүмат алыр дип ышанам – Р.Миңнеханов агротехник күргәзмәдә

Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә.

«Татарстанда кыр көне-2018» Идел буе агротехник күргәзмәсе ачылды. Аны ачып җибәрү чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан дүртенче тапкыр кыр форматында үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өлкәсендә казанышларны күрсәтә. 28-29 июнь көннәрендә узачак күргәзмәдә Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасы, Венгриядән 150 компания, әйдәп баручы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнаша.

«Биредә үсемлекчелек, терлекчелек өлкәсендә иң заманча технологик алымнар тәкъдим ителгән. Әлбәттә, лаборатор анализ белән бәйле технологияләрне дә күрергә була. Монда килгән һәркем файдалы мәгълүмат алыр дип ышанам», – дип Рөстәм Миңнеханов Кыр көненә әзерлек алып барган барлык структураларга рәхмәтен җиткерде. «Берничә көн бу мәйданчыкка ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм. Мондый эш форматы файдалы ул», – дип белдерде.

«Росагролизинг» АҖ генераль директоры Валерий Назаров Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәйрәмендә катнашуына шат булуын әйтте. «Росагролизинг» стратегик партнер булып тора. Без Рөстәм Миңнеханов белән 2017 елның 5 маенда килешү төзедек һәм эш дәвамында 3,5 мең техника, 77 мең нәселле терлек, терлек тоту өчен 270 мең урын булдырдык дип әйтә алабыз. Бу мөнәсәбәтләр сүлпәнләнмәячәк, ә бары тик көчәячәк дип ышандыра алам. Безнең өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика җитәкчелеген генә түгел, ил җитәкчелеген дә сөендерүе мөһим», – дип белдерде.

Күргәзмәдә югары сортлы авыл хуҗалыгы культуралары, нәтиҗәле ашламалар, үсемлекләрне саклау чараларыннан алып туфрак эшкәртү һәм терлек азыгы җыю техникаларына кадәр бар.

Үсемлекчелек блогында җирле селекция авыл хуҗалыгы культураларының дистәләгән яңа сортлары һәм гибридлар, яңа технологияләр, үсемлекләрне саклау буенча экологик куркынычсыз чаралар, яңа төр ашламалар тәкъдим ителгән.

«Агросәнәгать комплексында инженер-техник тәэмин ителеш» блогында Россия һәм чит ил брендлары аграр техникасын күрергә була. Авыл хуҗалыгы машиналары – тракторлар, культиваторлар, салам ваклаучылар, сиптергеч техникалар агротехнологик «тест-драйв» узачак. Күргәзмәдә беренче тапкыр газ мотор ягулыгындагы техника күрсәтеләчәк.

«Терлекчелек» блогында комбиазык җитештерүчеләр, терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, терлек азыгы әзерләү техникасы тәкъдим ителгән.

Күргәзмә кысаларында мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологлар арасында 40 нчы республика конкурсы, нәсел эше буенча селекционер-зоотехниклар конкурсы узачак. Бәйгедә районнарда җиңгән 43 белгеч көч сынашачак. Аларга көтүлекне яңарту, терлек ашату, сыер һәм таналарны бозауларга әзерләү, мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру буенча практик күнекмәләрне күрсәтергә кирәк булачак.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X