Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

FIFA чемпионаты вакытында Чәкчәк музеена килүчеләр саны арткан

Чит ил кунакларының иң яратып ала торган баллы ризыгы – чәкчәк, икенче урында - бавырсак.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан үзәгендәге Чәкчәк музеена килүчеләр саны арткан. Чит ил кунакларының иң яратып ала торган ризыгы – чәкчәк, икенче урында – бавырсак тора. Бу хакта бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музей хезмәткәре Нәргизә Сәфиуллина хәбәр итте.

«Туристлар арасында безнең музей бик популяр. Кытай, Франция, Колумбия, Испания, Канададан килүчеләр күп. Чәкчәкләрне бүләккә алып китүчеләр дә бар», – дип билгеләп узды ул.

Музей хезмәткәрләре туристларны татар халкы тарихы, көнкүреше белән таныштырдылар, чәкчәк һәм башка татар ризыкларын әзерләү серләре турында сөйләделәр.

«Чәкчәк әзерләү өчен он, йомырка, бал гына кирәк. Майда кыздырылган, балга манчылган камыр ризыгын һәркем әзерли ала. Иң мөһиме – баллы сиропка шикәр комын артык күп кушмаска һәм каз мае кулланырга киңәш итәм. Чәкчәкне шоколад, чикләвек, как кебек тәмләткечләр белән бизәргә мөмкин», – диде Нәргизә Сәфиуллина.

Ахырда кунаклар самавырдан – үлән чәе, чәкчәк, бавырсак, как белән сыйландылар.

Чәкчәк музее 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Кунакларга музей белән танышуны тагын да кызыклырак итү өчен, осталык дәресләре – мастер-класслар оештыру планлаштырыла.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X