Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

FIFA Җанатарлары фестивален оештыручылар мәйданда үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә

Фестивальгә матч башланырга 2-3 сәгать алдан килергә киңәш ителә.

Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янында үтә торган FIFA Җанатарлары фестивален оештыручылар Россия һәм Уругвай җыелма командалары арасындагы бүгенге матч алдыннан мәйданга килүчеләргә биредә гамәлдә булган кагыйдәләр турында искәртә.

Җанатарларның үзләре белән кулчатыр, штатив, селфи төшерү өчен таяк, шулай ук азык-төлек һәм эчемлекләр алып килмәве хәерле, дип искәртә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Моннан тыш, фестивальгә килүчеләр мәйданга велосипедларда үтә алмаячак. Велосипедны парковкада калдыру өчен үзең белән йозак алып килергә кирәк.

Фестиваль мәйданында бары тик махсус урында гына тәмәке тартырга ярый. Бу хакта хезмәткәрләр яки волонтерлардан белешергә мөмкин.

Балаларын ияртеп килүчеләргә табылдыклар бюросы хезмәткәрләре яки волонтерлардан ата-аналарның телефон номеры күрсәтелгән махсус беләзек сорарга кирәк. Бала югала калса, аны шуның ярдәмендә эзләп табачаклар.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе шулай ук фестивальгә матч башланырга 2-3 сәгать алдан килергә киңәш итә.

Россия һәм Уругвай җыелма командалары бүген Самарада очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X