Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

“Ел табибы – Ак чәчәкләр" бәйгесендә “Елның медицина хезмәткәре” исеме билгеле

Ул – “Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе” Чуваш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире Любовь Гуслярова.

Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында “Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019” бәйгесендә “Елның медицина хезмәткәре” номинациясе җиңүчесе билгеле булды. Ул – “Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе” Чуваш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире Любовь Гуслярова.

Номинацияне сәхнәдә Россия Федерациясе депутаты Дмитрий Менделеевич, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында балаларның баш кардиологы Мария Школьникова игълан итте. Любовь Гусляровага йөз мең акча, ә калган ике номинантка путевка тапшырылды

Любовь Гуслярова Чуваш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып 30 елдан артык эшли. Бу бүлекчәгә ике авыл халык беркетелгән: Чуваш Чабаксары һәм Благодаровка. Аның эшләү дәверендә туучылар саны арта, үлүчеләр саны кими, балалар һәм аналар үлеме очраклары теркәлми.

Быелгы конкурста биш номинация тәкъдим ителде: "Сәламәтлек саклау легендасы", "Беренчел буынның иң яхшы табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Уникаль очрак" һәм "Ел табибы". "Сәламәтлек саклау легендасы" номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура катнаша.

"Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188062/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X