Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел Татарстан югары уку йортларына 16,5 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән

Бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.

Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән. Республика Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Вице-премьер сүзләренчә, быел бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.

Бюджет урыннарының күбесе белем бирү һәм педагогик фәннәр (1733), химик технологияләр (1440), электр- һәм җылылык энергетикасы (1389), информатика һәм хисаплау техникасы (1156), машина төзелеше (945) һ.б. юнәлешләргә бүленгән. Министр сүзләренчә, гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннарының кимүе күзәтелә.

Быел республикада 44 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 28 – дәүләт һәм 16 дәүләтнеке булмаган уку йортлары һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итә.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X