Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел «Изге Болгар җыены» 15 июньдә була

Чара Болгарда 1989 елдан башлап уздырыла.

15 июньдә Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Изге Болгар җыены» була. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара Болгарда 1989 елдан башлап үткәрелә. Ул 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы тантанасы буларак уздырыла.

Фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күп санлы дин тотучылар килә. Быел ул Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Анда Татарстан җитәкчелеге, Диния нәзарәтләре вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнашачак.

Фестивальдә республиканың иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт булачак, традицион татар музыкасы – мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар яңгыраячак.

Шулай ук бу көнне Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган «Бөтенроссия Коръән укулары» балалар - яшьләр конкурсының финалы да узачак.

Моннан тыш, «Осталар шәһәре» оештырылачак. Анда борынгы һөнәрләрдән уктан һәм арбалеттан ату, сөңге ату аттракционнары булачак. Шулай ук гарәп каллиграфиясен һәм урта гасырларда язу карасы җитештерү тәртипләрен өйрәнү дәресләре була. Шулай ук традиция буенча халык кәсепчеләре сәнгать осталары ярминкәсе эшләячәк.

Фото: spas-rt.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185022/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X