Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Казанда 19 хастаханәне төзекләндерәчәкләр

Объектларны капиталь ремонтлауга 338 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла.

2018 елда Казанда 19 сәламәтлек саклау объектын төзекләндерәчәкләр. Шәһәр Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казанда 5 - хатын-кызлар консультациясе (барлыгы - 6 бина), 9 - республика учреждениеләре поликлиникасы, 1 - балалар һәм 3 шәһәр поликлиникасына капиталь ремонт ясалачак. Әлеге максатларга 338 миллион сум акча бүленгән.

«Амбулатория хезмәтен модернизацияләү кысаларында 18нче шәһәр хастаханәсенең 486 квадрат метр мәйданны биләгән, тәүлек әйләнәсе эшли торган травматология пункты төзелә башлады. Анда Идел буе һәм Совет районнары халкына медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Аны сафка бастыруга 21 миллион сум акча бүленгән», – диде Илнур Хәлфиев.

Моннан тыш, «Салават күпере» микрорайоны һәм «Кояшлы шәһәр» торак комплексында педиатр һәм гомуми практика табибы офисларын төзү күздә тотыла. Быел шулай ук Салмачы, Тынычлык, Борисково һәм Вознесенское бистәләрендә модульле сәламәтлек саклау объектларын сафка бастыру дәвам итәчәк. 

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X