Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Киртәләр - бары күңелдә

Үрнәк шәхесләр - гыйбрәтле язмышлар.

Кешенең  физик кимчелекләре берничек тә аңа максатларына ирешүдә киртә була алмый. Дәлил өчен Ник Вуйчич, Лилия Сәлахетдинова, Рөстәм Нәбиев исемнәрен атау да җитә.

Киртәләр –  кешенең күңелендә. Моның шулай булуын дәилләр өчен тагын бер мисал. Танылган рус галиме һәм уйлап табучысы Константин Циолковскийның исемен ишетмәгән кеше  сирәктер. Ләкин бала чагында аның тулысынча ишетми башлавы, чукрак калуы хакында бик азлар гына белә торгандыр.

14 яшеннән аңа мөстәкыйль рәвештә укырга туры килә. 1879 нчы елда ул укытучылык итү өчен экстерн рәвештә имтиханнар тапшыра һәм  гомере буе физика һәм математика укыта.

Циолковский  беренчеләрдән булып планеталар арасында ракеталар ярдәмендә аралашу мөмкинлеген  дәлилли. Космонавтика һәм ракета төзелешенең рациональ юлларын  күрсәтә. Аның  техник идеяләре бүгенге  көндә дә космик ракета техникасы төзүдә кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X