Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бәхетле гаилә - яшәешнең нигезе ⠀⠀

Гаиләдә татулык, яхшы кәеф, яшәү шатлыклары булсын өчен ниләр эшләргә? Танылган җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева киңәшләре.

Үзебезнең иртәнге йолаларыбыз белән уртаклашам.⠀
⠀⠀
Режим. Америка ачмам, ләкин балалар иртән яхшы кәеф белән уянсын өчен, ким дигәндә 8 сәгать йокларга тиешләр. Бигрәк тә якшәмбе көнне малайларны вакытында йокларга яткырырга тырышабыз. ⠀


Балаларның иң яраткан гадәтләре - иртән «Союзмультфильм»ның җырларына уяну. Иртәнге аш ашаганда да без бәләкәй чакта караган мультфильмнарны яки "Гора самоцветов" мультфильмнарын карыйлар. Кадрлар яшен тизлегендә алышынучы заманча мультфильмнар безнең өчен түгел. ⠀⠀
⠀⠀
Чираттагы гадәтебез, гадәт кенә түгел кагыйдә - нинди генә ситуация булмасын, иртән беркем беркемнең кәефен төшерергә хаклы түгел, чөнки өйдән нинди кәеф белән чыгып китсәләр, көннәре шулай үтәчәк. ⠀⠀
⠀⠀
Тагын бер кагыйдә - иртән бездә: "Әйдәгез инде тизрәк, соңга калабыз бит", - дигән фраза тыелган. Беренче карашка гаепсез тоелган бу фразада уңышсыз көнгә, ә киләчәктә - уңышсыз тормышка "установка" яшерелгән. ⠀⠀
Ул сүзне әйтәсе килгән кеше әле җыенып бетмәгән кызына/улына/энекәшенә, (кайвакыт әтисенә ) ярдәмгә килеп, бергә чыгып китәргә тиешле. ⠀⠀
⠀⠀
Әлбәттә, беребез дә фәрештә түгел, тормышта төрле вакыт була, бу принциплардан тайпылган чакларыбыз да. Ләкин без ничек кирәген һәрвакыт исебездә тотабыз һәм камиллеккә омтылабыз.⠀

 

Тагын бер нәрсәне әйтергә онытканмын икән, өйдә берәр нәрсә онытылып калып, урамга чыккач исләренә төшсә, кире керүче - Дәүләт, чөнки Җәлил әле кечерәк, ә Зөләйха - кыз бала, принцесса, хатын-кызларны сакларга кечкенәдән өйрәтәбез.
⠀⠀
Ә Сез нинди лайфхакны файдалы дип таптыгыз? ⠀⠀
Үзегездә нинди кызыклы иртәнге гадәтләр бар?⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев