Йогуртлы чөгендер салаты
Чөгендердән тәмле һәм бик файдалы бу салатны ясап кара әле.
Ниләр кирәк?
3 баш чөгендер,1 яшел алма, 2 баш сарымсак, 0,5 стакан йогурт, 1 чәй калагы бал,1 аш кашыгы чикләвек. Тоз, борыч – тәменчә.
Эш барышы:
Чөгендерне чистартып эре «Корея» кыргычыннан чыгарасың. Суын түксәң әйбәтрәк. Алманың тышын чистартып, шулай ук эре кыргычтан чыгарасың.
Сарымсакны ваклап турыйсың һәм йогурт белән кушасың. Барлыкка килгән соуска тәменчә тоз, бал һәм борыч кушасың.
Чөгендерне алма һәм чикләвек белән, аннары йогуртлы соус белән болгатасың.
Берәр сәгатькә суыткычка куеп алсаң, ничек ашап бетергәнеңне сизми дә калырсың! Чып-чын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев