Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ялкауларча лагман рецепты

5 апрель - Халыкара аш көне

Рецепты:
1. Туралган сыер/бәрән итен зәйтүн маенда җиңелчә кыздырып алабыз, түгәрәкләп туралган суган, шакмаклап туралган кишер, бәрәңге, кызыл борыч салып томалап пешерәбез. Бераздан тоз, кориандр, борыч сибәбез дә кайнаган су салып берәр сәгать чамасы пешерәбез.
2. Аерым савытта лагман өчен бодайның каты сортларыннан ясалган токмачны кайнар суда пешерәбез, аннан салкын су белән юабыз.
3. Итле шулпа әзер булгач, токмачны салып болгатабыз.
4. Ялкауларча лагман әзер, ашларыгыз тәмле булсын!

Рецепт татарча пп сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлебулсын ашларыгыз тәмле булсын телеңне йотма