Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Яңа төр сметанник пирогы рецепты

Блогер Айгөл Темирбулатова яңа төр сметанник пирогы рецепты белән бүлешә. Тәмле, яңача, йомшак чыга ди, ул.

 

Камыры:
150 гр май
1 йомырка
Көпшәкләндергеч 1 чәй кашыгы (яисә сода белән уксус)
Он якынча 250-300 гр
2-3 аш кашыгы песок

Камырны уалып тора торган итеп ясарга, онны шуннан чамалап салыгыз.

Эчлек:
4 йомырка
3 аш кашыгы шикәр комы
Яратучылар ванилин сала
1 зур пакет кибет каймагы.

Эчлекне кул белән (блендер түгел) язылып беткәнче болгатырга.

Камырны бортиклар ясап табага җәясез дә, эчлеген саласыз! Алдан 180 гр җылытылган духовкага куясы. Пешерү вакыты - 45 минут чамасы. Алыр алдыннан күз һәм борынны кулланыгыз: күз - каймагы сыек түгелме икәнне күрер өчен; борын - тәмле исләр киләме, пешкәнме икәнне белер өчен.

Тәмле булсын! Суынгач ашагыз) Болай ясап караганыгыз бар идеме әле сметанникны?! Ә ризык пешкәнен белер өчен борын һәм күз кулланганыгыз?!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт