Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Вак күмәчләр пешерәбез

Чәйгә тәмле ризык.

Камыр өчен:
Җылы сөт - 200 мл
Шикәр комы - 4 аш кашыгы
Чүпрә (дрожжи) - 7 гр (люкс булса 20 гр кирәк)
Йомырка - 1 шт.
Көнбагыш мае (раст.масло) - 50мл (7 аш кашыгы)
Тоз - ярты чәй калагы
Ак май (слив.масло) - 50 гр.
Ванилин (мин ванилинны салмадым)
Он - 550 гр.(күбрәк яки азрак та булырга мөмкин)

Пешкән камыр (Заварной)
Сөт - 100 мл
Он - 2 аш кашыгы.

Эчлек өчен:

Куертылган сөт (вареная сгущенка), мин пирог пешергәннән калган кара җимеш белән күрәгә бар иде, шуны да кулландым. Эчлегенә берни дә салмый күмәч кенә итеп пешерергә дә була. Берни дә салмый пешергәне күбрәк ошады үземә.

Беренче эш итеп пешкән (заварной) камырны ясыйбыз.

Сөткә онны салып газга куябыз, акрын утта куерганчы болгатып торабыз. Куергач, газдан алып бераз суытабыз.
Җылы сөткә шикәр комы белән чүпрәне салып болгатабыз. Кушабыз тоз, көнбагыш маен. Йомырканы салып әйбәтләп туглагач, онның беразын салып болгатабыз да пешкән (заварной) камырны кушып, онны салып, камырны басабыз.

Соңыннан 50 гр. йомшак ак майны кушып камырны басып бетереп, кабарырга җылы урынга куябыз.

Камыр кабаргач, вак кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләр ясыйбыз. Әлеге түгәрәкләрне кул белән генә җәеп эчлеген салып, күмәч итеп ясыйбыз. Ясап бетергәч, майлы табага тезеп 15-20 минут кабартабыз. Духовкага тыгар алдыннан 1 йомырка сарысына бераз гына сөт салып болгатып, өстенә сөртәбез, теләгән кешегә мәк яки кунжут орлыгы сибәргә була. 180-200градуста пешерәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Айзилә Рәхмәтуллина рецепты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев