Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Цветаевача алма пирогы

Искиткеч тәмле чыга икән!

Бу ПП вариант була.

100 г атланмай (бүлмә температурасында йомшаган май), 3-4 аш кашыгы 20% лы каймак (авыл каймагы тагын да әйбәтрәк булачак), 200 г бодай оны (мин тары+дөге онына алыштырдым) кушып, камыр ясыйбыз. Аны майланган табага яки формага кул белән генә җәябез.

Камыр өстенә кабыгы әрчелгән алма тезәбез.

200 г 20% лы каймак, 1 йомырка, 100-200 г шикәр комы (кем нинди баллылыкта булганны ярата, шуңа карап; мин тәменчә стевия куштым) - шуларны әйбәтләп болгатабыз һәм алма өстенә агызабыз. Оригинал рецептта 1-2 аш кашыгы он да кушарга диелгән иде, мин кушмадым.

180 градуслы мичтә әзер булганчы пешерәбез (мин 30 минуттан соң 200 градуска куеп, кызарып киткәнче тоттым).

Ләйсән Надыршина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев