Тозлы ашарга яратучылар өчен Айгөл Гатауллинадан тәмле кабымлык
Бүген бик тәмле кабымлыклар пешердем. Ингредиентлары "Тун астында селедка" салатына охшаш, ләкин бу кабымлыкка "Тун өстендә селедка" исеме күбрәк килешә.
Эш барышы:
Арыш ипие өстенә пешкән бәрәңге уабыз, бераз тоз сибәбез, йогурт сылыйбыз, кишер, пешкән чөгендер уып ипи өстенә сибәбез, телемләп кисеп тозлы балык куябыз.
Һәм соңгы штрих - өстенә суган кыягы турап сибәбез. Тәмле булсын! Тозлы яратучыларга ошар дип уйлыйм!
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев