Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Торт, печенье, вафли өчен универсаль камыр

Һәрвакытта да уңа, рецепты гади, тиз пешә, шушы рецепт белән печенье да, торт та пешерергә мөмкин.

Камыр өчен:
3 йомырка.
1 стакан шикәр комы.
500 грамм чамасы каймак.

Мин гадәттә бөтен иске-москы каймакларны тотам. Авылдан килгән әчи башлаган каймак та, кибетнеке дә кушыла, калган май булса анысы да ярый.
Бер икея иләге чамасы он. 
Көпшәкләндергеч (разрыхлитель).
Бер чеметем тоз.

Йомырка белән шикәр комын 1-2 минут миксер белән болгатып алам. Миксерсыз, кул белән генә болгатсагыз да ярый. Өстенә каймакны, тозны салам да болгатам. Он + көпшәкләндергеч салам да, камырны куе итеп ясап, төбе төшә торган табага (астын һәрвакыт кәгазь белән каплыйм) салам. Гади табада да ясап була. Духовкада 160 градуста пешереп алам.

Кремы:
Каймак 250 гр чамасы, күбрәк булса тагын да шәп.
1-2 аш кашыгы шикәр комы.

Шикәре эрегәнче кул белән генә болгатып алам. Крем әзер! Минем иң яраткан кремым бу.

Тортны кисәр өчен суынганын көтә алсагыз, яхшы. Ләкин без һәрчак ашыгабыз, шуңа духовкадан чыгуга тортны 3 коржикка бүләм дә, әзер кремны кат саен сылап, иң өске кат өстегә иләктән какао сибәм! Урталарына банан иясә башка җиләк-җимешләр салсагыз да була. Бу юлы мин бернәрсә дә салмадым.

Торт әзер! Ашыйсы гына кала! Тәмле булсын, дуслар.

Айгөл Темирбулатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев