Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Томат согында тозланган кыяр

Кыярларыгыз уңдымы быел?

Банкаларны стерильләштерергә.
1.5 литрлы банка төбенә 2 тырнак сарымсак, 2 карлыган яфрагы, 3-4 борчаклы борыч, укроп зонтигы салырга.

Кыярларны банкаларга тыгызлап тутырырга, өстенә 1 тырнак сарымсак, әче кызыл борычны 2-3 түгәрәк кисеп салырга. Кайнар су салып, 10 минут тотып, 3 тапкыр суын түгәргә.
Тозлык (рассол) өчен:
2 литр +250 гр.лы стакан белән су,
300 гр. томат пастасы,
300 гр. шикәр комы,
3 аш кашыгы тоз,
9%лы 200 гр. уксус.
Тозлыкны кайнатып чыгарырга да кыярлар өстенә коеп, капкач белән ябып куярга. Бер тәүлеккә банкаларның астын өскә әйләндереп, төреп куярга. Бу тозлыктан шушы 1.5 литрлы банка белән 4 банка чыга. Тәмле булсын!

Фото: Исмегөл Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашларыгыз тәмле булсын телеңне йотма