Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тәмле җәйге пирог

Бик тәмле пирог булып чыга. Сез дә пешереп карагыз.

Камыр өчен:
?100 гр. сыер мае (ак май)
?1 йомырка
?3 аш калагы шикәр комы
?0,5 чәй калагы разрыхлитель
?1 стакан он (камырның йомшаклыгына карагыз)

Эчлек өчен:
?500 гр.каймак (сметана)
?200 гр.шикәр комы
?3 йомырка
?3 аш калагы өеп крахмал
?1 гр.ванилин

Пирогка кирәкле ингредиентларның күләмен үзегезнең пешерәсе формага карап арттырырга, я киметергә була.

Камырны басабыз, формага кул белән генә җәябез, кырыйларын күтәртеп куябыз, эчлек агып чыкмаска.
Эчлекне әзерләгәнче форма белән камырны суыткычка куеп торабыз.
Эчлек өчен барлык ингредиентларны яхшылап болгатабыз.
Камыр эченә салабыз, өстенә карлыган, я төше алынган чия, я черника салабыз.

180-200 градуска кызган духовкага тыгып 35-40 мин пешерәбез.
Нык тәмле килеп чыга.
Чәйләрегез тәмле булсын !

Гөлшат Хисмәтулина рецепты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев