Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тәмле тәнәфес

Әйдә, тәмле десерт ясыйбыз.

Кирәк булачак:

Бик өлгергән бананнар.

Бераз шоколад яки чикләвекләр;

блендер.

Эш барышы:

Бананны читартабыз да юка итеп кисеп, туңдыргычка куябыз. Берничә сәгатьтән соң, каткан бананнарны алып блендер белән болгатабыз. Бананнар куе сметананы хәтерләтә башлагач, десерт әзер дигән сүз. Өстенә шоколад кырып сибәбез. Аны шундук ашарга була. Яки формаларга салып тагын туңдыргычка куя аласың. Менә сиңа туңдырма! Нәкъ менә катырылган булган өчен банан күпереп торган крем төсле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев