Реклама
Көз - витаминлы чәйләр, витаминлы ризыклар чоры... Сәламәт булыгыз!
ТУТЫРЫЛГАН АЛМА
Алманың үзәген алабыз да, шунда бал яисә җиләк эремәсе салабыз.
Вакланган һәм шикәр комы белән болгатылган миндаль өстәп, духовкада пешереп алабыз.
ЛИМОН ЧӘЕ
Лимонның кабыгын әрчибез һәм шуның өстенә бер литр кайнар су агызып, 5 минут кайнатабыз. 3-4 сәгать төнәткәннән соң, сөзәбез.
Тәменә карап шикәр комы салабыз, калган лимонны сыгабыз һәм суытабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз