Реклама
Бүген хачапурига охшаган ризык пешереп карыйбыз. Ул бик туклыклы һәм телеңне йотарлык тәмле. Ә иң мөһиме үтә дә җайлы пешерелә.
Кирәк булчак:
Сырны угычтан уабыз. Өстенә йомырка сытабыз. Укропны турап салабыз. Каймак, он өстәп яхшылап болгатабыз. Табага үсемлек мае салып кыздырабыз. 7-8 минуттан, хачапурины сак кына өстен аска әйләндерәбез. Аннан тагын 8 минут кыздырабыз. М-м, аш бүлмәсенә хуш исләр таралды. Ашларыгыз, тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз