Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тиз арада ашалып бетә торган алма пирогы рецепты

***

Камыры:
Сыер мае - 1 кап тулысынча түгел,
Он - 250 гр тирәсе,
Җылы су - 3/1 стакан,
Кипкән чүпрә - 1 чәй кашыгы,
Шикәр комы - 1-2 аш кашыгы,
Тоз - кашык очында.

Эчлеге:
10-15 ләп чагыштырмача зур алманы үзәгеннән чистартып турыйсыз. Таба төбенә 2 аш кашыгы су салып, капкачын ябып, алманы 10 минут тирәсе, сүлпән утта пешереп аласыз. Өстенә кирәгенчә шикәр комы һәм камырга дигән 1 кап майның 4тән берен саласыз.

Эчлек әзер. Суына торсын. Камырга тотыныйк!

Эш тәртибе:

Өчтән бер стакан җылымса суга шикәр комы, шуның өстенә чүпрә салам, болгатам да, күпергәнче дип кырыйга алып торам.

Калган майга (мин бүлмә температурысындагы белән эш итәргә яратам, чөнки алай он һәм май бик уңай уала) 250 гр тирәсе он, тоз салам да, вак валчыкка әйләнгәнче уам.

Чүпрә күпереп чыккач, онга салып камыр басам. Камыр чагыштырмача каты була, кулга ябышмый. Күпергәнен көтәргә кирәкми.

Шушы камырны ике өлешкә бүлеп (астына күбрәк, өстенә әзрәк) юка гына итеп җәям. Эчлеге сыеграк була, мин шулай яратам, ага дип курыксагыз крахмал яисә манный ярмасы сала аласыз, мин салмыйм.

180 гр-ка духовкага куясыз! Суынганын көтегез, кайнар чагында киссәгез, агарга мөмкин.

Менә шундый тиз һәм ансат пирог. Камыры кетердәп тора, үзе уала, тәмгә бик тәмле! Ә иң мөһиме - тиз ясала! Эчлеген кура җиләгеннән дә ясыйбыз!

Тәмле булсын! 

Айгөл Темирбулатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев