Телне йотарлык!
Әниләр белән бергәләп әтиләр бәйрәменә тел йотарлык ризык әзерлисегез киләме?
Кирәк булачак:
1 йомырка;
50-100 мл су;
1-2 аш кашыгы үсемлек мае;
кирәгенчә он;
чыгарылган ит;
2 кишер;
2 баш суган;
тоз;
борыч.
Башта камыр басабыз. Аннары эчлек әзерлибез. Эре кыргыч аша кишер чыгарабыз, вак итеп суган турыйбыз һәм җиңелчә кыздырып алабыз. Чыгарылган иткә тәмләткечләр, тоз, борыч өстибез, бераз бәрәңге дә кырырга була.
Камыр җәеп, башта фарш, аның өстенә яшелчәләрдән әзерләнгән катнашманы җәябез. Рулет ясап, парда пешерәбез. Суга лавр (дәфнә) яфрагы, борыч, тоз салабыз. Табынга май яисә томат соусы белән чыгарабыз.
АШЛАРЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев