Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тавык итеннән өйдә ясаган сосиска

Әлеге сосиканы пешерү өчен түбәндәге продуктлар кирәк була:

  • Сөяксез тавык ите — 500 г.,
  • Йомырка — 1 шт.,
  • Акмай — 50 г.,
  • Сөт — 100 мл.,
  • Тәменчә тоз,
  • Борыч — 2 чеметем,
  • Паприка — ярты чәй калагы,
  • Кориандр — ярты чәй калагы.


Эш барышы:
 

  • Итне яхшылап юабыз һәм иттарткыч аша үткәрәбез. Акмай өстибез дә яхшылап болгатабыз.
  • Массага чи йомырка, паприка, кара борыч, кориандр, тоз һәм сөт өстибез дә тагын болгатабыз.
  • Өстәлгә пищевая пленка җәябез, өстенә калак белән бераз гына әзер массаны салабыз да конфет төргән кебек баш башларын төрәбез һәм җеп белән бәйлибез.
  • Һава калдырмыйча төрергә тырышырга кирәк.
  • Әзер сосискаларны суга салып кайнатып чыгарабыз һәм әкрен утта  20 минут пешерәбез.
  • Пешкәч, табага тезеп акмайда яки көнбагыш маенда кыздырып алабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аппетитно!??