Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ташкабактан икра ясыйбыз

Хәерле ризык булып, сөенеп ашарга язсын!

Ингредиентлар

3 кг ташкабак

1,5 кг кишер

1,5 стакан үсемлек мае

1,5 стакан томат пастасы

750 г суган

7,5 аш кашыгы шикәр

3/4 стакан су

3 аш кашыгы тоз

Эш барышы

Барлык яшелчәләрне әзерләргә: юарга, әрчергә, юка кабыклы ташкабакны әрчемәскә мөмкин.

Яшелчәләрне шакмаклап яки саламлап турарга, кишерне эре угычтан уарга.

Барысын да зур казанга салып, су өстәп, әзер булганчы әкрен утта томалап пешерергә. Якынча 30-40 минут пешә. Уттан алгач артык согын агызырга, аннары блендер белән пюре хәленә китерергә.

Әзер массаны кастрюльгә кире салырга, аңа калган барлык продуктларны (томат пастасы, шикәр, тоз һ.б.) өстәргә, болгатырга, кайнатып чыгаргач, уртача утта 10-15 минут кайнатырга.

Әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга, стериль капкачлар белән каплап, кире әйләндереп суытырга куярга. Салкынча урында сакларга.

Хәерле ризык булып, сөенеп ашарга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев