Сочник пешерәбез
Түбәндәге ингредиентлар кирәк була:
Камыр:
100 гр йомшак ак майны (эретелмәгән) 3 а.к. шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз.
1 йомырка, чеметем тоз, 2 а.к. каймак өстибез дә, болгатабыз.
0,5 ч.к. разрыхлитель һәм 300 гр он иләп өстибез дә, камыр басабыз. Камырны 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Эчлек:
~250 гр эремчек,
1,5 а.к. шикәр комы,
1,5 а.к. он, күрәгә (теләк буенча) - барысын болгатабыз.
Эремчегенә карап, каймак, йомырка өстәргә була, эремчек йомшак булган очракта кирәкми.
150-160° җылытылган мичтә якынча 25 минут пешерәбез. Мичкә тыкканчы йомырка сарысы сөртергә мөмкин.
Чыганак «Аш-су татар» аккаунты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев