Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

"Слезы ангела" пирогы

Фирүзә Ибраһимова рецепты.

Кирәк булачак:
Он - 300 гр
Күкәй - 2 шт
Шикәр комы - 140 гр + 100 гр
Көпшәкләндергеч - ярты бал калагы
Сыер мае - 200 гр
Тоз, ванилин әзрәк.
Үзегез теләгән җиләк-җимеш (минем чия).

Эш барышы болайрак:
Йомшарган сыер маен он белән уабыз һәм күкәйнең сарысын (агы да кирәк була), шикәр комы - 140 гр, тоз, ванилин, көпшәкләндергечне кушып камыр басабыз. Ул кулга ябышмаска тиеш. Табаны яисә форманы майлыйбыз һәм таба эчендә куллар белән генә җәябез. Өстенә җиләк-җимешне салып 180 градуста газ миченә тыгып җибәрәбез. 
Ул пешкән арада суфле ясыйбыз. Күкәйнең агы белән 100 гр шикәр комын миксер белән болгатам, куе масса килеп чыгарга тиеш. 20 минут узгач пирогны алам һәм өстенә шушы йомырка массасын тигезләп салам. Тагын 10 минутка тыгып алам һәм пирог әзер! Суынгач аның өстендә яшьләр кебек тамчылар килеп чыгарга тиеш. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев