Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Шоколадлы торт

Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылыннан Фирүзә Ибраһимова тәмле торт пешергән, рецептын безгә дә җибәрде.

Камыры өчен:

230 грамм он
65 грамм какао порошогы
10 грамм разрыхлитель
1 чәй калагы тоз
280 грамм шикәр комы
8 грамм ванилин
2 йомырка
60 грамм сыек май
60 грамм акмай
260 милилитр сөт
Барсы да бүлмә температурасында булырга тиеш. Барлык ингредиентларны бергә салабыз һәм миксер белән 2-3 минут бутатып алабыз да, 150-160 градуста 50-70 минутка тыгабыз. 


Крем өчен (глазурь):
120 грамм шоколад мин кара белән ясыйм)
120 милилитр 33% сливки.
Сливкины әкрен утта җылытабыз һәм шоколадны салып бутыйбыз. Һәм үзегез теләгәнчә бизисез.

Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X