Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Шоколадлы арахис ясыйбыз!

25нче февраль – шоколадлы арахис көне икән!

Балалар һәм өлкәннәр өчен ул тәмле десерт һәм тамак ялгау өчен менә дигән ризык булып тора. Шул уңайдан сезгә дә әлеге баллы ризык белән сыйланырга тәкъдим итәбез. Җиңел генә ясала һәм иң мөһиме – кул астындагы ризыклардан әзерләнә ул.

Безгә кирәк булачак:

Арахис – 50 г

Кара шоколад – 50 г

Шоколадны вак кисәкләргә бүлегез һәм микродулкынлы мичтә эретегез. Арахисны кайнар табада кыздырып алыгыз һәм тышын чистартыгыз. Эретелгән шоколадка аз-азлап арахисны салыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Чәй калагы белән әзер арахисларны һәрберсен аерым-аерым пергамент кәгазе яки фольга өстенә тезеп чыгыгыз. Булды, хәзер 20 минут бүлмә температурасында һәм 30-40 минут чамасы суыткычта тотарга гына кирәк булачак. Һәм менә дигән десерт әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев