Реклама
Салкын камыр рецепты белән танышабыз. Бу камырдан ризыклар бик тәмле, аеруча пицца, пәрәмәчләр өчен шәп.
Кирәк була:
1 ст салкын су,
1 ст салкын сөт,
10 аш кашыгы сыек май,
4 аш кашыгы шикәр комы,
2 чәй калагы тоз,
1/3 өлеш чүпрә (свежий)
Камырны кулдан төшәрлек итеп басасы да 1,5-2 сәгатькә суыткычка куясы. Ул шунда үзе кабара. Аннары нинди эчлек белән нәрсә пешерәсегез килсә, шуны ясыйсы.
Гөлүсә Хөсәенова рецепты һәм фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз