Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Тәмле булсын!

Роллы ясыйбыз

«Сез роллы, суши ашарга яратасызмы? Менә мин ашарга гына түгел, пешерергә дә яратам. Әйдәгез сезне дә өйрәтәм!» дип яза Фирүзә Ибраһимова.

Кирәк булачак:
Дөге - 1 стакан
Су - 1,5 стакан
Дөге уксусы - 2 зур кашык
Тоз - 2 чәй кашыгы
Шикәр комы - 2 зур кашык
Нори - 4 шт
Эреткән сыр "Hochland"
Панировка
Йомырка - 1 шт
Эчлеге үзегездән тора
Минем:
Кыяр - 1 шт
Краб таякчыклары.
Дөгене юабыз һәм газ өстенә әкрен утта пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, капкачын ябып 1 минут пешерәбез һәм сүндерәбез. Уксус, тоз, шикәрне бергә бутыйбыз һәм шуны дөгегә салабыз.
Өстәлгә норины куябыз һәм өстенә дөгене бүлеп салабыз. Кулларны юешләтеп дөгене бөтен җиренә таратабыз. Өстендә 2 см калдырабыз. Эчлегебезне бер рәткә тезәбез, ә сырны нәзек иттереп кондитер пакетыннан салабыз. Төрәбез! Панировка әзерлибез, җәйпәк савытка салабыз. Ә күкәйне туглыйбыз. (Булмаса, ипи яисә батонны духовкада киптереп, мясорубкадан чыгарабыз) Роллыларны башта күкәйдә, ә аннары панировкада тәгәрәтәбез һәм табада кыздырабыз. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев