Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Помидор һәм татлы борыч белән томалап пешергән ташкабак

Яшелчәләр өлгергән сезонда пешерергә менә дигән ризык.

• 2 уртача зурлыктагы ташкабак; 
• 1 кишер; 
• 2 помидор; 
• 1 болгар борычы; 
• 1 суган; 
• 2 тырнак сарымсак; 
• 2 аш кашыгы сыек май; 
• 2 аш кашыгы томат пастасы; 
• тәменчә тоз һәм борыч; 
• укроп һәм петрушка. 
Яшелчәләрне яхшылап юабыз һәм чистартабыз. 
Иң башта табада суган белән сарымсакны кыздырып алабыз, берничә минуттан томат пастасы һәм туралган помидорны өстибез.Тагын берничә минуттан саламлап туралган кишер һәм борыч, иң соңыннан ташкабак салына. Тоз, борыч сибәбез дә капкачын томалыйбыз. 
Яшелчәләрне болгата-болгата кыздырабыз. Көймәсен өчен, бераз су өстәргә була. Әкрен утта 5–7 минут тотарга кирәк. Пешеп чыгарак туралган яшел тәмләткечләр өстибез. Әлеге ризыкны гарнир итеп тә болай гына да ашарга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев