Көмеш кыңгырау

Помидор һәм кыярдан кышка салат

Бик тәмле салат рецепты.

3 кг помидор, 4 кг кыяр кирәк була. Помидорны мясорубкадан чыгарабыз, кыярны турыйбыз. Помидорны чыгарганда 3-4 тырнак сарымсак, ярты әче борыч салабыз. 200 гр сыек май, 3 аш кашыгы тоз салып кайнатырга куябыз. 15 минут кайнагач, 200 гр шикәр комы, 150 гр уксус, 6-10 түгәрәк борыч салып, кыярны да өстәп тагын 15 минут кайнатабыз.

Стериль банкаларга тутырабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: