Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

"Патшаларча пп-ватрушка" пешерә беләсезме?

Айгөл Гатауллина: "Минем иртән яратып чәй эчә торган ризыгым моңарчы сырниклар иде, ә бүген "патшаларча пп-ватрушка"  белән сыйланам."

Камыр өчен кирәк була: 130 г дөге оны,

2 йомырка сарысы,

тәменчә "Фитпарад" яки шикәр комы,

40 г сыер мае (бүлмә температурасыннан салкынрак булсын, яңа суыткычтан алынган).

Ингредиентларны бергә кул белән изәбез, төерчекле камыр барлыкка килә. 
Эчлек өчен:

400 г эремчек,

2 йомырка агы,

тәменчә "Фитпарад" яки шикәр комы,

лимон яки апельсин кабыгын уып өстәргә мөмкин.

Ингредиентларны бергә бутыйбыз. 
Табаны майлап, камырны сибәбез (әзрәген өстенә сибәргә калдырабыз), өстенә эремчекле массаны җәябез.

180 градустагы духовкада пешерәбез, вакыты төрлечә булырга мөмкин, бу таба киңлегенә дә, духовканың нинди булуына да карый. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлебулсын

2
X