Реклама
Шикәрсез, файдалы, тәмле десерт.
Кыздырылган, чистартылган көнбагышны блендер белән әйбәтләп вакладым, ул бертөрле, майлырак массага әйләнә. Шуңа 150 г көнбагышка 1 аш кашыгы исәбеннән сыек бал куштым. Әзер массаны пластик контейнерга әйбәтләп тыгызлап салдым. Бераз суыткычта тоткач, хәлвә бик җайлы гына кубып төшәчәк.
Шундый тәмле, ә иң мөһиме, бернинди артык ингридиентларсыз хәлвә була икән бу рецепт белән. Һичшиксез, ясап карагыз.
Ләйсән Надыршина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз