Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Өйдә кафедагы кебек чизбургер

Бүген без өйдә чизбургер ясыйбыз.

Кирәк булачак (3 порциягә):

Бутерброд өчен булочка (кунжут сибелгән) – 3 шт.

Сыер итеннән фарш –150 г.

Горчица – 1 аш кашыгы.

Суган – 0.5 шт.

Майонез – 1 аш кашыгы.

Үсемлек мае – 2 аш кашыгы.

Помидор – 1 шт.

Яшел салат – 3 яфрак

Хмели-сунели тәмләткече – чәй калагы очында.

Сыр – 50 г.

Йомырка – 1 шт.

Тоз.

Суганны бик вак итеп шакмаклап турыйбыз.

Фарш, суган, йомырканы бер савытка салып яхшылап болгатабазы. Хмели-сунели һәм бер чеметем тоз өстибез. Котлетлар әвәлибез. Котлетларның диаметры булочкаларныкыннан зур булмасын.

Булочкаларны аркылыга кисеп икегә бүләбез. Аларны табада үсемлек маенда кыздырып алабыз. Булочкалар кызганчы соус ясыйбыз. Моның өчен майонез белән горчицаны кушып болгатабыз. Булочкалар бераз суынгач, соус ягабыз. Хәзер инде котлетларны табага куябыз. Аларны һәрьяклап 5-7 минут кыздырабыз. Котлетлар кызганчы, помидорны түгәрәкләп кисәбез. Салат яфракларын юып әзерләп куябыз. Сырны 3 телемгә бүләбез. (Кибеттән әзер пластина сыр да алырга була).

Соуслы булочка өстенә салат яфрагы, ә аның өстенә котлетны урнаштырабыз. Аннары сыр, помидор куябыз һәм булочка белән каплыйбыз. Менә безнең чизбургер әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев