Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Өчпочмак пешерүнең өч ысулы

Чүпрәле, чүпрәсез камыр белән, «тазартмый торган» өчпочмаклар...

Чүпрәле камыр белән өчпочмак

Мин, гадәттә, өчпочмакны каз яисә үрдәк итеннән пешерергә яратам, сусыл, шулпалырак булсын өчен, суганны һәрчак артыграк салам. Барысы бер чамада шакмаклап туралган бәрәңге, сарымсак, тоз, кара борыч кебек тәмлеткечләр салып эчлек әзерлим.

Камыр өчен кирәк була:

200 мл җылы сөт,
200 мл җылы су,
35-40 гр юеш чүпрә,
2 аш кашыгы шикәр комы,
1 аш кашыгы майонез,
1 чәй кашыгы тоз.
100-110 мл көнбагыш мае һәм югары сортлы онны иләп, артык йомшак булмаган камыр басабыз һәм җылырак җиргә томалап куябыз. Камыр кабарып тулгач, өчпочмакларны ясап, чәчәкләп бөреп, 180 градуслы кайнар мичкә озатабыз.

Рамилә Закирова.


Чүпрәсез камыр белән өчпочмак

Өчпочмак камырын болайрак ясыйм:

  • ярты стакан җылымса су,
  • ярты стакан җылымса сөт,
  • 5 аш кашыгы эретелгән ак май (үсемлек мае да шәп булачак),
  • якынча ярты бал кашыгы чәй содасы,
  • чама белән тоз, он.

Барлык ингредиентларны кушып, йомшак кына камыр басабыз. Мин озак итеп изәргә яратам. Камырны, изеп бетергәч, өстен каплап, ярты сәгать чамасы ял иттерәм. Ул арада эчлек әзерлибез: ит, бәрәңге һәм суганны турыйбыз, тәменчә тоз, борыч кушабыз. (Мин ике төрле иттән ясыйм: үрдәк һәм эре мал итләреннән. Бәрәңгене дә вак итеп турарга яратам).

Ирина Загрутдинова.


Тазартмый торган өчпочмаклар рецепты

Ингредиентлар:
Камыр өчен:

  • 1/2 стакан су,
  • 1 йомырка,
  • 1/2 аш калагы сыек май,
  • 1-2 чеметем тоз,
  • Эребөртекле он (цельнозерновая мука).

Эчлек өчен:

  • Кабачки (кабачки белән кабак та салырга ярый),
  • Тарттырылган майсыз ит (Тавык ите булса, тагын да яхшы),
  • Суган,
  • Тоз,
  • Борыч.

Камырны тыгызрак итеп басабыз, 30 минутка суыткычка куябыз.
Эчлекне эзерлибез. Кабачки/кабакны шакмаклап турыйбыз, суганны вак итеп турыйбыз, ит кушабыз, тәменчә тоз, борыч салабыз, барысын бергә яхшылап болгатабыз.
Камырны суыткычтан алып, өчпочмаклар өчен кечкенә түгәрәкләр җәябез, эчлекне салып өчпочмакларны ясыйбыз. Камыр белән тиз эшләргә кирәк, чөнки эребөртекле оннан ясалган камыр йомшак, тиз җебү сәләтенә ия.

Әзер өчпочмакларны майланган табага тезәбез, 180 градус җылытылган мичкә 40 минутка тыгабыз. Бик тәмле, сусыл өчпочмаклар килеп чыга.

Чулпан Мөслихова.

Рамилә Закирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев