Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Нәрсә ул веррин?

Стакандагы салатны французлар "веррин" дип йөртә. Ул һәр кешегә аерым ясала. Бу очракта 200 мл.-дан артык булмаган стаканнар һәм бокаллар кулланыла.

Веррин кабымлык рәвешендә яки баллы десерт булырга мөмкин.
Классик вариантта барлык  ингредиентлар катламлап салына, ә өстенә соус агызыла. 
Бизәү өчен стакан кырыена лимон кисәге яки яшел тәмләткеч ботагы куярга мөмкин.


Төче чиядән (черешня) веррин 
Бу азык иртәнге ашка яхшы була. Бигрәк тә балаларга ошарга тиеш.


Ингридиентлар:
Йогурт — 400 мл 
Мюсли — 120 г 
Төче чия (Черешня) — 20 шт. + бизәр өчен берничә чия
Бөтнек (Мята) — тәменчә 
Эш барышы:
1. Чияне яхшылап юарга, урталай бүләргә һәм төшләрен алырга. 

2. Мюсли яки гранола алырга (чикләвек яки җимешләр кушылганы да ярый).

3. Әлеге десерт үтә күренмәле стаканда аеруча матур күренә.

Стакан төбенә йогуртның өчтән бер өлешен салырга. Куе йогурт яхшы була, андые булмаса, эремчек белән куертырга була.

4. Йогурт өстенә мюсли салырга.

 

5.Өстенә яңадан йогурт һәм чиянең яртысын салырга.

 

6. Соңгы катлам - йогуртның калган өлеше булачак.

 

7. Десертны чия һәм бөтнек белән бизәргә.

Әлеге десертта шикәр юк. Теләк булганда, шикәр, кайнатма яки банан пюресы өстәргә мөмкин, әлбәттә. Десертны ясауга ук ашарга була, яки кичтән ясап калдырырга мөмкин.

 

Десерт әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!
 Чыганак:  http://cooking.hozvo.ru/CHtotakoeverrin-20184 https://menunedeli.ru/recipe/chereshnevyj-verrin/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев