Чаллы шәһәренең 2нче гимназия укучысы Эмиль Ханнановтан бәйрәм пиццасы.
Кирәк: сыр, колбаса, помидор, ләвәш, кетчуп, майонез.
Сыр белән колбасаны угычтан чыгарабыз, помидорны түгәрәкләп кисәбез.
Кетчуп белән майонезны кушып, соус ясыйбыз. Шул соусны ләвәшкә сылыйбыз да колбаса, сыр, помидор тезәбез. Кызган табага салып, өстен каплап 5 минут пешереп алабыз. Аннары урталай бөклисе һәм әнине сыйлыйсы гына кала. Ашыгыз тәмле булсын!
Комментарии
Без имени
0
0
Бигрәк акыллы, тәртипле малай!!!