Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Мүк җиләге белән алма пирогы

Гөлнур Сафиуллина рецепты.

Кирәк:

1 стакан мүк җиләге (кибеттән катырылганын алам),
400 г он,
200 г сыер мае,
4 йомырка сарысы,
200 г шикәр комы,
5 аш кашыгы сөт,
6-7 алма (яшел алма булса әйбәтрәк).
Теләгән кеше ванилин, корица да куша ала.
Эш тәртибе:
Майны аз гына алданрак, эшкә тотынганчы алып куегыз - җылына, йомшый торсын. Онга 4 аш кашыгы шикәр комы кушыгыз һәм аны май белән уыгыз. Аерым савытта йомырка сарыларына сөт кушып туглагыз һәм он өстенә салыгыз. Камыр баскач, аны икегә бүлеп, аерым пакетларга салып 30 минутка суыткычка куегыз.
Хәзер эчлек әзерлибез:
Алмаларның уртасын алып, берничә кисәккә бүләбез (артык юка турамыйм). Аларны микроволновкага куярга ярый торган савытка салабыз. Өстенә шикәр комы коябыз. Башта микроволновканын ин югары күәтенә куеп 10 минут тотабыз. Алып, алмаларны сак кына бутыйбыз һәм кабат куябыз: бу юлы микроволновканын ин түбән күәтенә куеп, 10 минут тотабыз. Әзер булгач, алабыз һәм артык сыеклыкны агызабыз.
Инде камырны алырга вакыт:
Мин бу пирогны уртача зурлыктагы дүрт почмаклы пыяла табада пешерәм. Камырның берсен уклау белән табага куя торган пергамент кәгазь өстендә генә җәябез. Аны табага урнаштыргач, өстенә алмаларны җәябез, тигез итеп мүк җиләген сибәбез.
Камыр йомшак булганга, куна тактасыннан алып каплавы җайсыз. Шуна күрә камырны икенче өлешен җәя башлаганчы, камыр салган пакетнын бер кырыен һәм астын аерам - камырны шул пакет өстендә генә җәям. Пирогның кырыйларын әйбәт итеп тоташтырырга, өстән берничә урыннан чәнечке белән җигәргә кирәк.Пирог 180 градуслы духовкада 20-25 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев