Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кыздырылган ташкабак, тавык ите һәм яшел борчак белән паста

Бу ашамлыкны иртәнге яисә кичке ашка әзерләргә, җылы салат буларак та тәкъдим итәргә була.

Тәмле ризыкларны әзерләү һәрвакыт катлаулы дигән фикер дөрес түгел. Кайчагында иң гади ашамлык та ләззәт китерергә мөмкин. Яңа рецептларны каяндыр эзләп йөрисе дә юк, бары тик фантазияне генә эшкә җигәргә кирәк.

  • Барлык продуктлар кирәгенчә алына.
  • Тавык итен тозлы суда пешерергә кирәк. Аннары турарга һәм кара борыч белән изелгән сарымсак өстәргә. Ул шулай 15 минут торырга тиеш. Аннан соң тавык итен үсемлек маенда кыздырып алырга.
  • Ташкабаклар төрле төстә булса, ризык үзенчәлеклерәк булачак. Аларны 5 мм калынлыкта тәгәрмәчләп турарга, тоз сибәргә һәм алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Ташкабак янына яшел борчак өстәп, берничә минуттан сүндерергә кирәк.
  • Макаронны тозлы суда пешерергә, изелгәнче тотарга ярамый. Аннары салкын суда юарга һәм саркытырга.
  • Азактан барлык ингредиентларны бергә кушарга, зәйтүн мае белән яшел тәмләткечләр өстәргә була.
  • Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев