Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кышка кыяр, помидор һәм болгар борычыннан салат

Кыяр, помидор һәм болгар борычыннан тәмле кышкы салат.

Кирәк була:

Кыяр - 5 кг.
Помидор – 2 кг.
Сарымсак – 2 баш.
Кызыл борыч – 3 данә.
Шикәр комы - 130 г (2/3 стакан).
Тоз - 3 аш кашыгы (тәме буенча).
Үсемлек мае - 1 стакан (200 мл).
Аш серкәсе 6% - 50 мл.

Бу ингредиентлардан 7 л әзер продукт килеп чыга.

  • Барлык яшелчәләрне яхшылап юарга һәм чистартырга.
  • Помидорны турарга, үзәген алырга.
  • Кыярны тәгәрмәчләп турарга.
  • Борыч, помидор,сарымсакны иттарткыч аша үткәрергә.
  • Кыярны иттарткычтан чыгарылган масса белән болгатырга.
  • Шикәр комы, тоз, май өстәргә.
  • Барысын бергә яхшылап болгатырга.
  • Кайнап чыкканнан соң 7 минут пешерергә.
  • Сүндерер алдыннан аш серкәсе өстәргә.
  • Банкаларны сода белән юарга, үзегез теләгән ысул белән стерильләштерергә. Капкачларны кайнатырга.
  • Салатны кайнар килеш банкаларга тутырырга. Банкаларны каплап, суытырга куярга.

Кыяр салаты әзер.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев