Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кышка рассольник рецепты

Аш пешерер өчен әзер рассольник рецепты.

Кыяр - 3 кг, помидор - 1,5 кг, суган - 1 кг, кишер - 1 кг, перловка - 500 гр, тоз - 2 аш кашыгы, шикәр комы - 4 аш кашыгы, уксус - 7 аш кашыгы, ярты стакан сыек май.

Эш барышы

Ярманы пешерергә куябыз, әзрәк тоз өстибез. Кайнар суда 20 минут кайнатып, шул суда калдырабыз. Помидорны мясорубкадан чыгарабыз да кайнатырга куябыз. Шуңа 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы өстәп, ярты стакан сыек май салып кайнатып чыгарабыз. Туралган суганны өстәп 10 минут кайнатабыз. Туралган кишерне өстәгәч, тагын 10 минут кайнатабыз. 3кг туралган кыярны салып янә 20 минут кайнатабыз да перловканы салып җибәрәбез. Корырак булса 200 гр су өстәргә була. Барысын бергә болгатабыз һәм 10 минут кайнатабыз. 7 аш кашыгы уксус салып стериль банкаларга тутырып куябыз.

0,5 литрлы 14 банка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең ясаган бар моны, тәмле була.