Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кычытканлы 4 ризык рецепты

Без, гадәттә, кычыткан ашын бәрәңге салып һәм йомырка болгатып пешерергә күнеккән. Ә кычытканнан бик күп төрле ризыклар әзерләргә була. Менә шуларның берничәсе.

Кычыткан ашы рецепты һәм кычытканның файдасы турында

Кычытканнан витаминлы салат

Кирәк була:

Кычыткан — 500 г

Кишер — 100 г

Яшел суган, петрушка, укроп — 100 г

Сарымсак — 2-3 тырнак

Чикләвекләр (әстерхан, миндаль яки фундук) — 50 г

Каймак — 2-3 ст. ложки

Тоз һәм тәмләткечләр — тәменчә.

 

Эш барышы:

Кычытканны 2-3 минутка кайнар суга салып торырга, аннары сыгып, ваклап турарга.

Кишерне угычтан уарга. Яшел тәмләткечләр, сарымсак һәм чикләвекләре ваклап турарга.

Тоз сибеп, тәмләткечләр һәм каймак салып болгатырга.


Кычытканлы француз салаты

Кирәк була:

Кычыткан — 200 г

Яшел суган — 100 г

Йомырка — 2 шт.

Редиска — 4 шт.

Зәйтүн җимеше (маслины) — 5-6 шт.

Зәйтүн мае — 50 мл

Лимон согы — 1 аш кашыгы

Тоз һәм тәмләткечләр — тәменчә.


Эш барышы

Кычытканны 2-3 минутка кайнар суга салып торырга, аннары сыгып, ваклап турарга.

Суган белән йомырканы ваклап турарга. Редисканы түгәрәкләп, зәйтүн җимешен урталай турарга.

Барысын бергә болгатып, лимон согы һәм зәйтүн мае мае салырга.


Кычытканнан кавказча аш

Кирәк була:

Шулпа — 1 л

Бәрәңге — 3 шт.

Суган — 1 шт.

Сарымсак — 2-3 тырнак

Кычыткан һәм шпинат —250шәр г

Аджика (яки әче кызыл борыч) — 2-3 чәй калагы

Мацони (яки куе кефир) — 500 г

Тоз һәм тәмләткечләр — тәменчә.


Эш барышы:

Шулпага бәрәңге турап салырга.

Суган белән сарымсакны турап майда кызыдырып алырга.

Шулпага тураган кычыткан белән шпинатны салырга. Суган белән сарымсак, аджика, тоз һәм тәмләткечләрне өстәргә, болгатып пешереп алырга һәм суытырга.

Блендер белән ваклап мацони өстәргә.


 

Французча кычытканлы крем-аш

Кирәк була:

Тавык шулпасы — 1 л

Кычыткан — 1 кг

Суган — 2 шт.

Дөге — 150 г

Зәйтүн мае — 50 мл

Тоз һәм тәмләткечләр — тәменчә.


Эш барышы:

Туралган суганны йомшарганчы майда кызыдырып аласы.

Шулпага дөгене салып пешерәсе.

Дөге пешкәч, кыздырган суганны, туралган кычытканны салып 5 минут пешерәсе. Тоз һәм тәмләткечләр өстисе.

Аш суынгач блендер белән пюре хәленә китерәсе.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев