«Көмеш кыңгырау»дан карап бәлеш пешердек!
Мин - Мәрданшина Нәзилә дәү әнием Һадиева Фидания белән "Көмеш кыңгырау" гәҗитендә чыккан рецептлар буенча тәмлүшкәләр пешерергә яратабыз. Ә хәзер сезгә бик тәмле бәлеш рецептын тәкъдим итәбез:
Төче камыр өчен: савытка 2 йомырка сытып, тоз салып, 100 г үсемлек мае яисә атланмай, 200–250 мл су кушып, яхшылап болгатабыз. Аннары он (900 г) салып, камыр басабыз.
Эчлек: ит – 1,5–2 кг, бәрәңге – 1,5–2 кг, башлы суган – 300 г, шулпа – 400 мл, тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы: Камырның дүрттән бер өлешен алып куеп, калган зуррак өлешен 4–5 мм калынлыкта таба кырыеннан бераз чыгып торырлык итеп җәябез.
Ит белән бәрәңгене шакмаклап турыйбыз һәм икесен бергә кушабыз. Ваклап туралган суган, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер эчлекне табадагы камырга өеп салабыз һәм камырның кырыйларын күтәртеп бөгәбез. Аннары кечерәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә ябабыз, читләрен чеметеп ябыштырабыз.
Капкачын уртадан тишеп, калган камырдан бөке әвәләп, каплап куябыз. Бәлешнең өстен майлап, мичкә тыгабыз. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, дымлы кәгазь ябарга мөмкин. Бәлешне 1–1,5 сәгать тотканнан соң, мичтән алып, бөкесен ачабыз һәм алдан әзерләп куйган шулпаны салабыз да, бөкесен ябып, пешеп чыкканчы мичтә тотабыз.
Бәлешне табынга үз табасында чыгарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев