Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Хычины пешерәбез

Хычины - Карачай һәм балкар халкы көлчәсе. Венера Шәмиева рецепты. ⁣⁣⠀

Ингредиентлар:⁣⁣⠀
? 1 пакет (500мл) җылымса кефир (3,2%)⁣⁣⠀
? чәй содасы (1 сыланма бал кашыгы)⁣⁣⠀
? он⁣⁣⠀
? 300 грамм сыр (адыгейский һәм сулугуни катнашмасы яхшырак)⁣⁣⠀
? 3-4 бәрәңге (уртача зурлыкта)⁣⁣⠀
? тоз⁣⁣⠀
? атланмай. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Эшләү ысулы: ⁣⁣⠀
⃣ Камыр басабыз: ⁣⁣⠀
кап-кайнар чирек (1/4) стакан суга бер бал кашыгы сода салып болгатабыз һәм җылы кефир өстенә салабыз, бер чеметем тоз сибәбез, он салып йомшак камыр басабыз. Камырны каплап, 30 минутка җылы урынга куеп торабыз. ⁣⁣⠀
⃣ ул арада бәрәңгене пешерәбез, суын агызабыз, төеп бәрәңге боламыгы (картофельное пюре) эшлибез.⁣⁣⠀
⃣ сырны угычтан уабыз, бәрәңге белән кушабыз, кирәксә - бераз тозлыйбыз. Эчлек әзер. ⁣⁣⠀
⃣ камырны уртача шарчыкларга бүләбез (минем 8-9 тирәсе чыга), өчпочмакка җәйгән кебек, нәни көлчәләргә җәябез. ⁣⁣⠀
⃣ көлчә (лепешка) эченә эчлекне салабыз, ит пәрәмәче эшләгән кебек уртасына камырны җыйдыртабыз һәм тишеген каплап, йомып куябыз. Шарчыкны әйләндерәбез. Ике ягын да онлап алабыз һәм эчендәге эчлеген чыгармас өчен әкрен генә җәябез. (Бик юка җәймәгез)⁣⁣⠀
⃣ коры табаны бераз кыздырабыз һәм көлчәләрне коры табада, уртача утта 2шәр минут чамасы пешереп алабыз. Көлчәләр онлырак булганда яхшырак пешә. Көлчәләрне пешереп өеп куябыз. ⁣⁣⠀
7️⃣ 1 пачка атланмай эретәбез. Көлчәләрнең һәрбер ягын яхшылап майлыйбыз. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Хычины әзер✅⁣⁣⠀
Ашларыгыз тәмле булсын!❤️⁣⁣⠀

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пешереп карыйсыз булыр