Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кетердәп торган бутерброд ясыйбыз!

Безгә кирәк булачак:

Батон – 6-8 телем

Колбаса (пешерелгән яки ысланган) – 150 г

Помидор – 1 данә

Сыр – 100 гр

Укроп – 1 бәйләм

Майонез – 2 аш кашыгы

Әзерләү:

Помидорны вак итеп турыйбыз. Колбасаны да вак-вак кисеп куябыз. Сырны кыргычта кырабыз. Яшел үләнне ваклап турыйбыз. Туралган ризыкларны бер савытка салабыз һәм майонез өстибез. Эчлекне яхшылап болгатабыз. Батонны телемләп турыйбыз да, өстенә 1-2 кашык эчлек салабыз. Колбаса, помидор һәм сыр белән икмәктән мини-пиццаларны җылытылган духовкага 6-7 минутка куябыз. Кайнар бутербродлар әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев